Татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. — Казан: Татар балалар нәшрияты, 2016. — 128 с.: ил. — ISBN: 978-5-9907053-3-3.
Без сезнең белән Татарстан һәм татар халкының борынгы һәм урта гасыр тарихына беренче сәяхәтебезне тәмамладык. Инде белгәнегезчә, бу тарих безне меңнәрчә ел артка алып китә. Аның юлы борынгы ыруглык җәмгыятеннән башланып, элекке дәүләт берлекләре аша үтә һәм урта гасырның алга киткән дәүләтләренә килеп тоташа. Анда Евразиянең борынгы төрки дәүләтләре үз эзен калдырган һәм алардан башка Россия тарихын тулысынча күзаллап булмас та иде. Халыкларның тарихи язмышында Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы мөһим урын алып торган.
Бу тарихи юлда безгә күп кенә батырлыклар, үкенечле вакыйгалар очрады. Мондый хәлләр һәрчак зур кызыксыну тудыра. Тик тарихның күпчелек өлешен көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр алып тора. Безнең борынгы әби-бабаларыбызның тормышы да шундый борчу-мәшәкатьләр белән тулып торган. Икмәк үстерүчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, галимнәр, сүз осталары җуелмас әсәрләр калдырганнар. Бу мирасны кадерләп саклау – үзеңнең һәм башка халыкларның тарихын хөрмәт итү ул.